Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Изге Биләр җирендә шат балалар тавышы яңгырый!

Һөнәрләр Биләр Форум үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 18 – 24 июль көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында үткәреләчәк. Димәк, сменада Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.
Тантаналы ачылыш кичәсе Биләр форумының зур командасы җитәкчеләрен сәламләүдән башланып китте. Аларның һәрберсе форумның 6 көне онытылмас үтүдә үз көчләрен куярга вәгъдә бирделәр. Зур бердәмлек белән башкарылган эш, һичшиксез, уңышлы булыр һәм бу елгы программа бер сәлкешне дә битараф калдырмас. 
Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. «Иҗат» кысаларында «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләре тормышка ашырылачак, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырып, аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәк. 
«Медиа» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» эшләячәк. «Видео» лабораториясендә медиа-индустриянең әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачак. Ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә – нейрочелтәр технологияләрен һәм ясалма фәһем сервисларын кулланып аудио, видео һәм сурәтләр булдырачаклар. 
Заманча өлкәгә караган «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Программалаштыру» һәм «Робототехника» эшләячәк. Аларда катнашучылар фикердәшләре һәм тәҗрибәле остазлары белән берлектә үзләренең уникаль һәм инновацион ИТ-продуктларын – сайтлар, ботлар, механикалаштырылган җайланмаларны төзи алачак. Катнашучыларның эш нәтиҗәләре форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк. 
Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев