Каен җиләге файдалымы?

Кабатланмас исе, тәме, үзенең формасы белән башка җиләкләрдән аерылып торган каен җиләге тәме иреннәрдә тора. Ах, бу хуш исле, җанны, күңелне үзенә тартып торучы кызыл тамчылар...
Каен җиләге тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Шул ымсындыргыч тәме аның җиңел үзләштерелүче шикәр, глюкоза һәм фруктозага бай булуы турында сөйли. Әчкелт тәмен – лимон, алма, салицил, хинин органик кислоталары бирә. Кабатланмас тәмен аның составындагы эфир майлары, лимон тәменә ия хуш исле матдәләр өсти. Яңа гына өзелгән каен җиләкләре бик шәп диетик продукт. Каен җиләгендә тимер сливага караганда 10 тапкыр, виноградка караганда 40 тапкыр күбрәк! Ә составындагы кальций күләме буенча, каен җиләге барлык җиләкләр арасында беренче урында тора. Анда аскорбин кислотасы күп (100 грамм җиләктә 120 мг). С витамины гына түгел, каротин, В1, В2, РР, витаминнары, фолий кислотасы да бик мулдан. Шулай ук кан ясалышында зур роль уйнаучы тимер, бакыр, кобальт, марганец, минераль тозлар – калий, фосфор, кальций күп. Кеше организмына бик зур файда китерүче пектинга бай.
Каен җиләгенең файдасы турында күп язып була. Менә берничә киңәш:
1. Йөрәк – кан юлларын дәвалау өчен электән үк каен җиләген кулланганнар. Атеросклероз, кан басымы югары булганда файдалы. Каннан холестеринны чыгара.
2. Ашказаны-эчәк юлларын дәвалаганда бик ярдәм итә, аппетитны яхшырта.
3. Эндокрин авыруларга каршы күп итеп каен җиләге ашарга кирәк. Бөер эшчәнлеген яхшырта.
4. Организмда тозлар алмашын җайга сала. Подагра, цистит булганда ярдәм итә.
5. Каен җиләге һәм аның яфракларыннан ясалган төнәтмәләр электән үк буыннарны дәвалауда киң кулланылган.
6. Нык пешкән җиләкләрне диабет булганда кулланырга кирәк.
7. Яңа өзелгән каен җиләге шулай ук анемия, талак авырулары булганда матдәләр алмашы бозылганда ярдәм итә.
8. Җиләкне сөт белән ашасаң, файдасы күбрәк булыр.
9. Җиләкне кояшлы көнне иртән чык кипкәч яки кичен җыярга кирәк.
10. Кипкән җиләктән төнәтмә ясау: 4 аш кашыгы кипкән җиләк өстенә 500 мл кайнар су коегыз. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?