Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каһарманнарыбыз турында сөйлибез. Үлемсез полк.

Мин, Фәррахов Ислам, Әгерҗе районы Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбендә укыйм. Карт бабам Мөдәрисов Габдулла Габдрахман улы турында язам.

Габдулла бабам 1898 нче елда Салагыш авылында (ул вакытта Красный Бор районы) туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Красный Бор район хәрби комиссариатыннан алына. 786 полкның 95927 нче хәрби частендә укчы була. 1943 нче елда гаиләсенә "һәлак булды“ дигән хәбәр килә. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 3 ел үткәч, 1948 нче елда бабам туган авылына, гаиләсе янына кайтып җитә. Ул пленга эләккән була. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда эшли. 
Сугышта алган авыр яралар эзсез узмый, бабам 1958 нче елда 60 яшендә һәлак була. Карт бабамның исеме  "Хәтер" китабына кертелгән, 11.1.1943 нче елда һәлак булган дип язылган. Гаиләсенә дә  "һәлак булды“ дигән хәбәр шул вакытта килгән булган.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#СабантуйЖурналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев