«Каюм Насыйри мирасы»
Бүген Казан шәһәре 171 мәктәптә, Совет районы укучылары өчен оештырылган «Каюм Насыйри мирасы» дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләр бүләкләү тантанасы узды.
Бүген Казан шәһәре 171 мәктәптә, Совет районы укучылары өчен оештырылган «Каюм Насыйри мирасы» дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләр бүләкләү тантанасы узды. Ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел уңаеннан оештырылган иде. Бүләкләү тантанасына «Сабантуй» редакциясе дә чакырылды. Юбилей чараларына журнал күптән үә өлешен кертә. Узган елдан бирле журнал битләрендә К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәренә комикс чыгып килә. Айдар Шәйхин сүзләренә, рәссам Әлфия Йосыпова комикс рәсемнәрен иҗат итә. Фестивальга килгән укучыларга редакция хезмәткәре Руфия Мөхетдинова юбилей уңаеннан «Каюм бабайга ияреп» дигән бәйге башланып китүе хакында җиткерде. Катнашу өчен Әбүгалисина турында әкият язу шарт. Эшләр 2025 елның 15 нче декабренә кадәр кабул ителә.
Шулай ук «Каюм Насыйри мирасы» фестивале җиңүчеләренә «Сабантуй» журналлары бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев