Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Канатлы ат

Узган гасырда, әле син тумаган да вакытта, алар «Сабантуй»ны (ул чакта «Яшь ленинчы») укыган, менә шундый шигырьләр язган. Имзаларга күз сал әле, бу авторлар бүген – танылган шәхесләр.

Галәмгә очты кеше!

Юк, гасырлар түгел әле,

Унбиш кенә ел аңа –

«Галәмдә – Кеше!» дигән сүз

Таралганга дөньяга.

 

Бик күпләргә тәэсир иткән

Өр-яңа сүзләр көче:

«Ватан, сиңа яңа шатлык –

Галәмгә очты Кеше!»

 

Ә шуннан соң бу сүзләрне

Азмы ишеткән Ватан.

Яңа сүзне гел яңартып,

Азмы яңа таң аткан?!

 

Ә шуннан соң күпме батыр

Галәм серләрен ачкан?!

Гагариннар салган юлга

Яшь алмашчылар баскан...

Фирүзә Җамалетдинова

Чүпрәле районы Иске Кәкерле мәктәбе укучысы

 

Юлда 

Аяз күктән миңа шат елмаеп

Нурлы кояш карап торганда,

Акрын гына атлыйм җәйге юлдан,

Күңелләрем тыныч булганга.

 

Акрын гына атлыйм җәйге юлдан

Як-ягымда чиксез тугайлар.

Ә күгемдә – баш өстендә генә

Өзеп-өзеп сайрый тургайлар.

 

Акрын гына атлыйм җәйге юлдан,

Юлдан түгел, гүя җәннәттән.

Туган җиргә рәхмәт хисе булып

Саф моңнарым ага йөрәктән.

Зиннур Хөснетдинов

Биектау районы Бикнарат мәктәбе укучысы

 

Һәйкәлләр күп бездә

Бер авылдан күпме кеше киткән,

Ә күпмесе кире кайтмаган.

Тарих исә бөек Ватан өчен

Үлгәннәрне үзе саклаган.

 

Һәйкәлләр күп бездә, күп бит бездә

Батыр кызлар, батыр уллар да.

Ул һәйкәлләр якты маяк кебек

Киләчәккә барыр юлларда.

Атлас Гафиятов

Әлмәт районы Сөләй мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев