Канатлы дусларыбызны көтәбез!
Кошларның туган якка кайтуы яз җитүен хәбәр итә! Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайта. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар. Әлмәт районының Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да кошларның кайтуын ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Әти-әниләре, укытучылары белән кош оялары, җимлекләр ясыйлар. «Быел да без кошларны каршыларга әзер», ‒ дип хәбәр итә Тайсуган авылы мәктәбе укучылары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.