«Канатлы фәрештә»

Әниләр көне уңаеннан, яшь татарстанлыларны «Канатлы фәрештә» дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар.
27 ноябрь – Әниләр көнендә Россиянең күп кенә төбәкләре «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, күп балалы гаиләләрнең җәмгыятьтәге статусын күтәрү – әлеге акциянең төп максаты.
«Канатлы фәрештә» бәйгесенә эшләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга була. Балалар үзләренең сакчылары – фәрештәне ничек күз алдына китерүләрен рәсемдә тасвирларга тиеш. Фәрештәләр – мәхәббәт, игелек символы, яклау һәм коткару чагылышы, нәкъ менә әниләр кебек. Бәйгедә теләсә кайсы бала катнаша ала. Моның өчен фәрештә рәсемен ясап, үз эшеңне фотога төшерергә, #КрыльяАнгела2020 хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга һәм Россиянең күп балалы гаиләләре сайтында гариза тутырырга кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре 10 октябрьдә ясалачак, ә катнашучыларның иң яхшы эшләре «Канатлы фәрештә» китап-альбомында басылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм Россия Сәнгать Академиясенең гамәлдәге әгъзасы, РФ атказанган рәссамы Никас Сафроновтан исемле сертификатка да ия булачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!