Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Капкачтан... палитра

Әйдә, буяу өчен палитра ясыйбыз. Син дә кушыл!

Кирәк булачак:

Катыргы

Канцеляр пычак

Кайнар җилем

Карандаш

Төрле төстәге шешә капкачлары

 

Эш тәртибе:

  1. Катыргыга палитра формасындагы рәсем яса.

  2. Аны канцеляр пычак ярдәмендә кисеп ал. 

  3. Төрле төстәге шешә капкачларын кайнар җилем белән палитрага ябыштыр.

 

Булды! Хәзер буяуларны палитрада кушып, җәйнең иң матур мизгелләрен рәсемгә төшерә аласың!






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев