Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кара диңгез флоты башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырды

Кара диңгез флоты башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырды

 
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Кара диңгез флоты җитәкчесе адмирал Виктор Соколовтан рәсми телеграмма килде.
 
Мөрәҗәгатьтә Виктор Соколов “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләренә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Кара диңгез флоты офицерлары йортында узачак концертта катнашырга тәкъдим итте.
 
“Легендар фестивальнең осталыгы, таланты һәм яшьлеге хәрби диңгезчеләр бәйрәмен бизәячәк дип ышанам”, — диелә мөрәҗәгатьтә.
 
Искәртеп узабыз, иҗади җәйге смена кысаларында фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары ел саен Кара диңгез флоты диңгезчеләре һәм Кырым халкы өчен концертлар бирә. Бу ел да искәрмә булмаячак.
 
Концертлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев