Каһвә түгел, шоколад кирәк

к
Күп кеше көндез йокы килүдән интегә һәм каһвә эчеп йокыдан айнымакчы була.
 Ә менә Американың Төньяк Аризона университеты галимнәре бу очракта ачы шоколад ярдәмгә килүен дәллиләгән. Сынауда 122 кеше катнашкан, йокылары килә башлагач, аларның бер төркеменә какаосы 60 % да ким булмаган шоколад, икенчесенә каһвә биргәннәр.
Алданрак һәм бер сәгатьән соң сынауда катнашучыларның электр энцефалографиясе күрсәткечләрен тикшергәннәр, кан басымнары үлчәгәннәр, психологик халәтен сорашканнар. Шоколадның баш миен активлыгын арттыруы, реакцияне һәм игътибарны туплау сәлатен яхшыртуы расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    76
    0
    0