«КАЗАН» чын бию осталары әзерли

«КАЗАН» балалар хореография студиясендә балаларны бию серләренә аны оештыручы, KAZAN бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТРның Халык артисты Чулпан Ринат кызы Закирова төшендерә. Шулай ук Татарстанның танылган сәнгать белгечләре укучыларга үз тәҗрибәләрен тапшыра.

Монда йөрүчеләр төрле халык биюләре, бүгенге көн хореографиясендә уңышлы саналган алымнар аша чын осталар булырга өйрәнә. Студиянең фәлсәфәсе дә «Сәхнәдә – профессиональлек, стиль яңалыгы һәм бию сәнгатенә мәхәббәт» дип яңгырый.
3нче июньдә УНИКСта узган хисап концертында моны дәлилләп тә күрсәтә алар. Чарада 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге 400дән артык бала катнаша. Тамашачыны берсеннән-берсе матур акробатик алымлы, матрос, ирланд степы, төрек, испан, кунгур, рус, татар, борынгы Идел буе Болгары, Персия биюләре белән шаккатыралар. Студиянең костюмнарга, халык биюләренең милли киемнәренә, музыкага төгәл якын килүе аерым игътибарга лаек. Шулай итеп мөгаллимнәр һәм укучылар хореография сәнгатен өйрәнүдә ирешкәннәрен уңышлы чыгышлары белән күрсәтәләр.

Быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча Балалар хореография студиясе яңадан Россиянең һәм Халыкара конкурсларның Гран-при иясе һәм төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек була.
2016 елда «КАЗАН» бию ансамбле хореография студиясе «Богатство России» энциклопедиясенең дүртенче томына кертелә. Студияне бетергән укучылар балет труппаларында, Россиядә һәм чит илләрдә бию мөгаллимнәре булып эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    16
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    16
    0
    0