Казан мэры премия өләшә

Казанда шәһәр мэры исемендәге стипендиягә дәгъва кылуга фәнни-тикшеренү эшләр конкурсы кысаларында эшләр кабул ителә башлаган.
Проектлар ике этапта якланачак: читтән торып һәм “урында”. Эксперт советы 30ар мең сум күләмендә 16 стипендия, 20шәр мең сум күләмендә югары белем бирү оешмалары стдентлары өчен 20 стипендия, 10ар мең сум күләмендә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 2 стипендия бирәчәк.
Эксперт советы әгъзалары тәкъдиме һәм Казан Мэры исемендәге стипендияне бирү буенча Иҗтимагый совет карары буенча стипендияләрнең саны үзгәрергә дә мөмкин.
Конкурста катнашыр өчен 2016 елның 28-нче октябренә кадәр Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы сайтында теркәлү узарга кирәк. Документлар бары тик электрон вариантта гына кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.