Казан мәктәпләрендә кытай теле укытачаклар

Быел 1 сентябрьдә «Тектоник» тукталышы тирәсендә социаль ипотека программасы буенча тапшырылган йортлар ишегалдында күптән көтелгән мәктәп ачылачак.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин әйтүенчә, быел Казанда ике яңа мәктәп ачылачак – «Седьмое небо» торак комплексында 181нче мәктәп һәм 2–я Азинская урамында 180нче полилингваль күппрофильле гимназия.
– 180нче мәктәптә татар, рус сыйныфлары да булачак, чит телләрдә дә укытачаклар. Ул 1224 укучыга исәпләнгән. Хәзер балалар туплана, бүгенге көндә инде 1 меңнән артык бала шунда укырга гариза тапшырган. Кайберәүләр, яшәү урынына якынрак булсын дип, 15, 110, 121нче мәктәпләрдән күченә. Мәктәптә бары тик татар сыйныфлары гына булачак, дип әйтеп булмый. Дүрт – татар, бер рус сыйныфы була дип язу дөрес түгел. Ата-аналар гаризасында баласын кайсы телдә укытырга теләвен яза, шуннан чыгып, сыйныфларны формалаштырачакбыз. Беркем дә мәҗбүр итә алмый, – дип белдергән Илсур Һадиуллин «Татар-информ»га.
Мәктәптә гуманитар, техник, IT-юнәлеш тә булачак, ди. Шулай ук кытай, испан телләрен укыту теләге дә бар. Мәктәптә ике бассейн, 460 урынга исәп­ләнелгән ашханә булачак. Мәктәпкә директорлар конкурс нигезендә сайлап алынган.
http://shahrikazan.com//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    122
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    362
    0
    1