Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

КАЗАН ЦИРКЫНДА - БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ /фотолар/

Казан дәүләт циркы бинасында 1 елга якын вакыт дәвамында ремонт эшләре алып барылды. 1967нче елда төзелгән бина бит, зур көч һәм хезмәт сорый торган эш.  Ниһаять, 16 март көнне, капиталь ремонттан соң...

Казан дәүләт циркы бинасында 1 елга якын вакыт дәвамында ремонт эшләре алып барылды. 1967нче елда төзелгән бина бит, зур көч һәм хезмәт сорый торган эш.  Ниһаять, 16 март көнне, капиталь ремонттан соң Цирк кабаттан ишекләрен ачты. Хәзер монда бар да әле генә энәдән-җептән чыккан кебек: түшәм белән идәннәргә кадәр өр-яңа! Шул исәптән, манеж да. Димәк, бүгенге Казан циркы замана таләпләре буенча җиһазландырылган, иң мөһиме, тарихи үзенчәлекләргә зыян килмәгән.

"Фиеста" программасын яңа манежда республикабызның барлык районнарыннан җыелган күп балалы гаиләләр, аларның әти-әниләре, укытучылары һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карады.
— Казан циркы хәзер барлык замана таләпләренә дә җавап бирә. Бүген 2 меңнән артык кешегә яңа мәйданда яңа программа күрсәтелә. Барлык балаларга күңелле балачак телим, ә Циркыбызга — яңадан-яңа үрләр! - дип җиткерде Рөстәм Нургали улы.

Бина эчендә үзгәрешләр, чыннан да, бихисап. Әле күптән түгел генә татарча вывеска текстларында хаталар табучылар тынычлана ала: алар төзәтелгән, камил.
Циркның урам ягында да, бинасында да специфик исләр калмаган. Хәзер биредә бик чиста, саф һава хөкем сөрә. Чөнки замана белән бергә атлаучы вентиляция һәм кондиционер системалары куелган. Хәтта боз шоуларын тиешенчә үткәрү өчен махсус суыткычларга кадәр бар.
Арлекин костюмының орнаменты булган ромб формасындагы бизәкләр эчке дизайнда урын алган. Гадрероб, фойе, вестибюль, тамаша залы да шул төрле төсләрдә балкучы ромблардан тора.

Күп балалы гаиләләр белән беррәттән, инвалид һәм тәрбиягә алынган балалы гаиләләр дә чакырылган иде. Аларның йөзендә гаҗәпләнү, ачыш һәм бәхет чаткыларын күрү үзе ни тора! Шоу-программа хәйрия нигезендә күрсәтелде. "Гаилә — теләсә кайсы илнең тоткасы, шуңа да беренче булып алар тамаша кылуы аңлашыла да", - дип Рөстәм Миңнеханов та күңелләрне күтәрде.



Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев