Казан зоопаркы Сабан туе уздырачак, бәйрәмдә "тараканнар йөгерешә" дә көтелә

17 июльдә Казан зооботаника бакчасы балалар өчен Сабан туе уздырырга җыена.
Зоопарк кунакларын бу көнне татар эстрадасының танылган артистлары катнашында концерт программасы, төрле күңел ачу чаралары белән сөендерергә җыена. Балалар өчен осталык класслары, төрле бәйге-уеннар оештырыла. Уеннар димәктән, спорт программасына чиләк-көянтә белән һәм кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартыш, капчык сугышы кебек Сабан туеның милли көч сынашулары кертелгән.
Моннан тыш "тараканнар йөгереше" дә көтә. Анысының асылын оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....