Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак

27-30 август көннәрендә Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда 50 илдән 200 делегат катнашыр дип көтелә. Алар арасында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре илчеләре, халыкара оешма җитәкчеләре, шулай ук яшь дипломатлар бар, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Глобаль яшьләр саммитында биш тема каралачак: яшьләр миграциясе, эшкуарлык, яшьләрнең имин тормышы һәм рухи сәламәтлеге, цифрлы трендлар һәм социаль лифтлар.
Саммит нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк, эш планы расланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.