Казанда Инклюзив белем бирү атнасы узачак

3–9 апрель көннәрендә «Инклюзив белем атнасы», «Барьерларсыз кино» кинофествиале кайтавазы» акциясе үтәчәк.
Мөмкинлекләре чикле балаларны мәктәп тормышына җәлеп итү, аларны тормышның төрле сфераларында башкалар белән бертигез дәрәҗәдә булуы, тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү – боларның барысы да чараның төп бурычлары булып тора.
Бу көннәрдә мәктәпләрдә «Игелек дәресләре», сыйныф сәгатьләре, ижади бәйгеләр, укытучылар һәм әти–әниләр өчен тренинглар узачак. Әлеге чараларның һәрберсендә мөмкинлекләре чикле балалар башкалар белән бергә укый алулары турында сөйләнеләчәк.
Моннан тыш, «Мир» кинотеатрында «Барьерларсыз кино» Халыкара фестивале лауреатларының кинофильмнары күрсәтеләчәк. Аларда мөмкинлекләре чикле кешеләр, аларның уңышлы карьералары турында бәян ителә. Бу фильмнар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең үзләрен лаеклы торымш белән яши алуларын күрсәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....