Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның яңа зоопаркы - төзелеш дәвам итә /фоторепортаж/

Казанда яңа зоопарк төзелешендә эшнең кызган чагы. 200 елдан артык эшләп килүче иске зоопаркка тоташып, булачак бу комплексның мәйданы 3 тапкырга артачак. Әле төзелеп килүче яңа өлеше «Замбези елгасы»...

Казанда яңа зоопарк төзелешендә эшнең кызган чагы. 200 елдан артык эшләп килүче иске зоопаркка тоташып, булачак бу комплексның мәйданы 3 тапкырга артачак. Әле төзелеп килүче яңа өлеше «Замбези елгасы» дип аталачак. Ул Россиядә бердән-бер сафари-парк рәвешендә эшләячәк зоопарк булачак. Монда кунакларны филләр, бегемотлар, антилопа һәм күп төрле маймыллар, горилла һәм шимпанзе, жирафлар - Африканың башка хайваннары каршы алачак.
Африка хайваннары Казанда үзләрен яхшы хис итсен өчен барлык шартлар да тудырыла. Хәзерге вакытта зоопаркта бегемот һәм зебралар яши инде. Сафари-паркның барлык хайваннарына да кыш чыгар өчен җылытыла торган корылмалар да каралган. Әлеге моментта бегемотлар яши торган вольерның пыялалары куела. Алар аквариумдагы кебек йөзеп йөриячәкләр. Антилопалар икешәр кат рәшәткә артында булачак. Ә кабер хайваннар белән зоопарк кунаклары арасында рәшәткә түгел - казылган озын чокыр гына булачак.
Яңа зоопаркта яшәячәк Африка филләре дә үзенчәлекле икән. Азия филләре белән чагыштырганда алар зуррак һәм авыррак. Аларның аякларын көн дә юмаган очракта, табан аслары чиләнә, ди зоопарк эшчеләре. Шуңа күрә филләрнең аякларын юу өчен җайланма уйлап табу өстендә эшлиләр икән.
Яңа зоопаркта хайваннар катнашында шоу да ясарга уйлаганнар. Мәсәлән, аларны ашату процессын күзәтү балаларга бик тә кызык булачак, дип уйлый белгечләр.
Проект буенча Казанның яңартылган зоопаркы ике өлештән торачак. Яңа төзелеп килүче өлеше Урта Кабан күле янындагы 7 гектарны үзенә алачак. Ә зоопаркның иске өлеше киләчәктә төзекләндерелеп, анда "Байкал күле", "Уссури елгасы" һәм башка шундый тематикалы экспозиөияләр урын алыр дип көтелә. Һәм әлбәттә балалар якын килеп, тотып карар өчен "Авыл йорты" дигән контактлы зоопарк та булачак.
Хәзерге вакытта Казан зоопаркына елына 230 мең кеше тирәсе килә икән. Ә яңа өлешен ачу белән бу сан икеләтә артуын көтәләр.
Менә бу фотоларда хәзерге вакытта яңа зоопаркның төзелеш барышын күрергә була:








//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев