Кер пуянлахе
Көзге бәйрәмнәр, әлбәттә, урып-җыю эшләре төгәлләнү, мул уңыш өчен югары көчләргә рәхмәт уку белән бәйле. Чувашларның Кер пуянлахе бәйрәме дә шундыйлардан.
Килеп чыгышы
Бәйрәмне, гадәттә, октябрь ахырында яңа ай туган көннәрдә уздыралар. Бәйрәм атамасы «Көзге байлык» дип тәрҗемә ителә. Элек-электән чуваш халкы, кыр-бакчалардан яңа уңышны җыеп алгач, аның өчен рәхмәт укый, киләсе елга муллык тели торган булган.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Бәйрәмгә яңа бодай оныннан икмәк пешергәннәр, махсус рецепт буенча сыра кайнатканнар, сыр ясап, ачык һавада табын әзерләп, туган-тумачаларны чакыра торган булганнар. Бу көнне һәркем иң матур милли киемнәрен кигән. Табын артында мәрхүмнәр рухына дога кылып, гаилә әгъзаларына – сәламәтлек, йортка – иминлек, өстәлләргә муллык сораганнар. Төп йортта башланган бәйрәм башка туганнарның өйләрендә дәвам иткән.
Хәзерге вакытта Кер пуянлахе фольклор фестивальләре рәвешендә дә уздырыла. Биредә борынгы көйләрне ишетергә, биюләрне күрергә була. Утын мичендә ипи пешерү буенча остаханәләр оештырыла. Халык һөнәрләре ярминкәсендә милли бизәкләр чигәргә дә өйрәтәләр.
Бу – кызык!
Һәр халыкның үз көзге бәйрәме бар. Себер халыклары бәйрәмнәре аеруча кызыклы.
Коянайтатык – коряклар бәйрәме. Ул көз уртасында уздырыла. Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – тундра буенча болан җигемнәрендә ярышу.
Алхалалалай. Бәйрәмнең исеме үк күңелне җилкетеп куя, шулай бит? Бу сүзне Камчатканың төп халкы тайга һәм диңгез биргән нигъмәтләргә рәхмәт уку бәйрәме вакытында учак аша сикергәндә әйтә. Янәсе, шул рәвешле начар рухларны куалар.
Уртун-тойны хакаслар бәйрәм итә. Элек аны күбесенчә терлекчеләр уздырса, хәзерге вакытта Хакасиянең башкаласы Абаканда тирмәләр куелып, тамаша оештырыла. Биредә кедр чикләвекләре кушылган әйрәнне татып карарга, борынгы әйлән-бәйлән уенында катнашырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев