КФУ 2016-2017 елларда дөньяның иң яхшы университетлары исемлегенә кергән

img_20160925_134241
Казан федераль университеты Британиянең “Times Higher Education” журналы тарафыннан төзелгән дөньяның иң яхшы 980 югары уку йорты рейтингына кергән.
Әлеге исемлектә Россиянең 24 югары уку йорты бар. КФУ 401-500 урынлы төркемгә эләккән. Билгеләп үтәбез, рейтингның 200 юлыннан университетларның урыннары төгәл җиткерелми.
Рейтингның беренче урынында – Британиянең Оксфорд университеты, икенчедә - Калифорниянең технология университеты, өченчедә урынны АКШ-ларының Стэнфорд университеты алган, дип хәбәр итә ТАСС.
Мәгълүмат old.kzn.ru
Фото kazanfirst.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    237
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    400
    0
    3