Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Беренче тапкыр туган көнемне уздырмадым” /фото, видео/

24 декабрьдә Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Вәлиеваның туган көне иде. Алсу быел беренче тапкыр туган көнен уздырмады. Сәбәбе аңлашыла да кебек... Бу көннәрдә ул әнисе белән бәйле мизгелләр белән урт...

24 декабрьдә Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Вәлиеваның туган көне иде. Алсу быел беренче тапкыр туган көнен уздырмады. Сәбәбе аңлашыла да кебек... Бу көннәрдә ул әнисе белән бәйле мизгелләр белән уртаклашты.

“Иң рәхәт чаклар... Сагынам шул мизгелләрне”, дип әнисе белән карда аунаган видео да урнаштырды.
– Беренче тапкыр үземнең туган көнемне уздырмыйм, – дигән Алсу “инстаграм” аккаунтында. – Белмим нигә... Теләк юк. Бәйрәм кәефе юк. Якыннарыма, әтием, Алия апа, Руслан (ире – авт.), иремнең әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Әни, беләм син дә һәрвакыт минем белән. Минем йөрәгемдә. Төшемдә дә: “Кызым, мин һәрвакыт синең артыңда булырмын”, дидең бит. Бүген әле әти белән әнинең өйләнешкән көннәре дә. 1994 елның 24 декабрендә алар язылышканнар. Нәкъ бер елдан соң 24 декабрь көнне мин туганмын. Иртән торуга, әни безне һәрвакыт ак розалардан торган букет көтә иде. Берсе – миңа, берсе - әнигә. Әти безне шулай бәйрәмебез белән котлый һәм бу бер традициягә әйләнгән иде.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев