Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәйләкәр... куян була! «Кролик Питер» мультфильмы

Шушы көннәрдә генә Россия кинотеатрларын хәйләкәр куяннар басты. Хәйләкәр куян түгел, төлке була бит, дисезме? Юк шул менә, куяннар да ничек кенә әле хәйләкәр була икән.22 мартта Бөек Британия язучысы...

Шушы көннәрдә генә Россия кинотеатрларын хәйләкәр куяннар басты. Хәйләкәр куян түгел, төлке була бит, дисезме? Юк шул менә, куяннар да ничек кенә әле хәйләкәр була икән.

22 мартта Бөек Британия язучысы Беатрис Поттер әкиятләре буенча төшерелгән «Кролик Питер» мультфильмы экраннарга чыкты. Башка илләрдә бу герой турында әкиятләр бик популяр.
Мультфильм кечкенә һәм тиктормас куян малае - Питер турында. Ул үзенең сеңелләре һәм дусты белән аларның оялары янәшәсендә яшәгән Макгрегор әфәнденең бакчасыннан яшәлчә, җиләк-җимеш урларга ярата. Ә бакча хуҗасы куяннарның әрсезлегеннән ничек котылырга белми. Кем хаклы соң - үз бакчасын күз карасыдай саклап, тырышып уңыш үстерүче фермермы, әллә табигать кушканча барлык әйләнә-тирәне үз йортлары итеп санаучы ирекле хайваннармы?
kinopoisk.ru
Табигать тарафыннан яратылган һәр тере җанның инстинктлары турында тасвирлаган бу лента яхшыга гына өйрәтә диеп булмый - мондагы "хулиганлыклардан" жу итәсең, ләкин аның комедия икәнен истә тотып, барысы да урынлы.

Экрандагы йомшак йөнтәс нәни куян балалары, аларның дәртле җыр-биюләре, өзеп алып авызга кабырдай "сусыл" җиләкәр, күз явын алырдай төсле чирәмле аланнар - болар барысы да балаларга гына түгел, олыларга да бик ошар.
Игътибар! Экраннарга «Кролик Питер» мультфильмы чыгу уңаеннан экологик чиста яшелчәләр җитештерүче "Долина овощей" компаниясе бәйге игълан иткән. Әгәр синең бу фильмга билетлар, витаминлы яшелчәләр кәрҗине, сумка яки минихолодильник, Куян Питер сурәте төшкән сувенирлар яки төп приз - АЙПАД отасың килә икән:

  • "Долина овощей" компаниясе җитештергән яшелчәләрне сатып ал,

  • Куян Питерга ошарлык итеп төшке аш әзерлә яки салат яса,

  • Instagram, Facebook яки Вконтактеда үзеңнең аккаунтында бу ризык беләнтөшкән фотоңны урнаштыр,

  • Пешеренә-төшеренә белмисең икән - алган продукция турында отзыв яз һәм фотосы белән урнаштыр,

  • #одобренокроликом дигән хеш-тег куярга онытма,

  • Үзең еш кулланган социаль челтәрдә"Долина овощей" компаниясенең аккаунтына языл,

  • Берәр бүләк отмагансыңмы - күзәтеп бар!


#кроликпитер #долинаовощей #макдональдс #одобренокроликом #sonypictures

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев