Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кичке Казан буйлап... карт фонарьчы белән!

Әнием кич белән экскурсиягә барабыз дигәч, уйга калдым. Кич белән? Экскурсия? Казан буйлап? Беренчедән, экскурсия - бу бик күңелсез нәрсә. Икенчедән, мин беләм - кичке караңгыда нинди экскурсия булсын...

Әнием кич белән экскурсиягә барабыз дигәч, уйга калдым. Кич белән? Экскурсия? Казан буйлап? Беренчедән, экскурсия - бу бик күңелсез нәрсә. Икенчедән, мин беләм - кичке караңгыда нинди экскурсия булсын инде? Өченчедән - үзем туган, үзем үскән Казанымда мин күрмәгән ни калган икән?! 

Минем исемем Тимур. Миңа 13 яшь. Мин Казанда тудым һәм яшим. Әти-әниемнең тырышлыгы белән мин туган шәһәремне бик яратам. Без бик еш Казанның төрле почмагында булабыз - парклар, тарихи урыннар, музейлар, гади генә урамнар, гади булмаган биналар. Әнием миңа еш кына Казан турында кызыклы нәрсәләр сөйли, әтием күбрәк тарихи вакыйгалар сөйли.
Шуңа күрә "Farolero" дигән экскурсиягә барабыз", диюгә, мин Казан турында болай да күп беләм, анда миңа күңелсез булыр, дип уйлап куйдым. Шулай да кичне гаиләбез белән - әти, әни, мин һәм 5 яшьлек энемнең кичке Казан буйлап бергәләп уздыруыбызга шатландым. Бераздан әниемнең телефонына серле аудио язма килде. Анда безгә кичке могҗиза вәгъдә итеп, бик серле тавыш безнең очрашу урыны һәм вакыты турында әйтте. Тәәәк, бу әкиятнең башы миңа ошый. Тизрәк кич җитүен көтә башладым.
Билгеләнгән урынга һәм билгеләнгән вакытка килүгә безне кара кием һәм ак битлек кигән серле егет-кызлар каршы алды. Безгә кичке променадны тагын да гаҗәеп итәр өчен кирәк булачак әйберләр - смартфон һәм колакчыннар, шарлар һәм плащлар өләштеләр. Һәм төркемебез җыелып бетү белән без смартфоннарыбыздагы аудиоәкиятне тыңлый-тыңлый Казан Кирмәненә таба юл тоттык...

Кичке экскурсия турында төгәл берни дә сөйләмим. Чөнки бу могҗизаны һәр кеше үзе күреп, үзе ишетеп кенә тоя алачак. Ә экскурсия чыннан да могҗиларга бай булды. Карт фонарьчы безне Казан Кирмәне буйлап үзе генә белгән сукмаклардан йөртте. Һәр тукталышта безне яңадан-яңа могҗиза көтә иде. Кирмән диварында җанланган сыннар дисеңме, Кол Шәриф мәчете каршында юктан бар булган томанмы... Мондый серле һәм гаҗәеп нәрсәләрне авыз ачып карый-карый, тыңлый-тыңлый, Казан турында тагын да күп нәрсәләр белдек без. Иван Грозный, Абдулла Алиш, Сөембикә манарасы, Благовещенский собор турында әллә никадәр яңа нәрсә истә калдыруымны сизми дә калдым. Бу сиңа гади экскурсияләрдәге кебек "уңга кара, сулга кара" түгел икән!

Кичке променадыбыз тәмамланыр алдыннан карт фонарьчы безгә теләкләребезне чынга ашырырга вәгъдә бирде. Һәркайсыбыз теләк теләп, аны кечкенә генә кәгазь кисәкләренә яздык. Шарга беркетеп, теләкләребез язылган кәгазьне күккә очыртып җибәрдек.
Мин һәрвакыттагыча яңа сәяхәтләр теләдем. Өйгә кайтып, "Farolero" проекты турында кызыксынып, тагын да күбрәк укыгач, бу хыялымның тормышка ашачагына шигем юк. Чөнки әлеге проект әле мин булмаган ләкин булырга хыялланган тагын 5 шәһәрдә бар икән. Димәк, икенче тапкыр карт фонарьчы белән мин Санкт-Петербург, яки Тбилисида очрашачакмын!




Тимур Хөснетдинов, Казан
#Фаролеро

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев