Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Киенә беләсезме?

Ки­ем-са­лымның төп бурычы – организмда җылылык алмашуның табигыйлегенә булышу, ягъни ул туңып китәргә дә, артык эсселәргә дә мөмкинлек бирмәскә тиеш. Кием-салым уңай­лы да бул­сын. Шу­ңа кү­рә эш­кә...


Ки­ем-са­лымның төп бурычы – организмда җылылык алмашуның табигыйлегенә булышу, ягъни ул туңып китәргә дә, артык эсселәргә дә мөмкинлек бирмәскә тиеш. Кием-салым уңай­лы да бул­сын. Шу­ңа кү­рә эш­кә барган­да сез бер­төр­ле, физ­куль­ту­ра бе­лән шө­гыль­лән­гән­дә икен­че төр­ле, те­атр­га бар­ган­да өчен­че төр­ле­сен сай­лый­сыз. Ки­ем-са­лым ке­ше тә­нен ту­зан һәм пыч­рак­тан сак­лар­га ти­еш. Мо­ны­сы, әл­бәт­тә, бе­рен­че чи­рат­та эш ки­ем­нә­ре­нә карый. Өс-баш ки­е­ме­гез эс­те­ти­ка һәм мо­да та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­лер­лек бул­сын. Ки­ем-са­лым­ның нин­ди ту­кы­ма­дан те­гел­гән бу­луы да бик әһә­ми­ят­ле. Иң әй­бә­те – җи­ңел чис­тар­ты­ла һәм юы­ла тор­ган ту­кы­ма. Авыр эш, физ­куль­ту­ра һәм спорт бе­лән шө­гыль­-лән­гәч, ки­ем­нәр­не ту­лы­сын­ча алыш­ты­ры­гыз. По­ход­ка җы­ен­са­гыз, су­ы­тып җи­бә­рү их­ти­ма­лын ис­тә то­тып, за­пас кос­тюм, оек­баш, пер­чат­ка, шарф яки яу­лык, бү­рек һ. б. алыр­га оныт­ма­гыз. Аяк киемен теләсә нинди һава торышына ярарлыкны сайлагыз. Ки­ем-са­лым хә­рә­кәт­лә­нер­гә, кан, лим­фа йө­ре­ше­нә ко­ма­чау­ла­мас­ка, тын­ны кыс­мас­ка ти­еш.
 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев