Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Китабым китапханәгә бүләгем булсын»

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә узган «Китабым китапханәгә бүләгем булсын» дигән акциягә «Сабантуй» журналы редакциясе дә бик теләп кушылды.

«Журналыбызны иң тугры укучылары  2 гимназиядә  укыйлар. Шуңа күрә китапханәне баетуда без дә үз өлешебезне бик теләп кертергә булдык. Кайбер китаплар авторның автографы белән. Андыйлар бигрәк тә кадерле бит. Китап укучы дусларыбыз елдан-ел артып торсын иде», - ди «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова. 
«Гимназия укучылары әлеге чарада бик теләп катнашты. Балалар үзләренә ошаган иң кызыклы, файдалы китапларны башка укучылар белән дә уртаклашып, китапханәгә тапшырдылар. Гаиләләр белән  дә бик теләп катнашалар. Әйтик 2 Г сыйныфында укучы шагыйрь Роберт Миңнуллин оныгы гаиләсе белән китапханәгә 110 китап бүләк итте. Ел саен китапханәбез 2000 ләп китапка арта. Китап укучыларыбыз гимназиябезнең горурлыгы» - ди Ш. Мәрҗани исемендәге 2 гимназия китапханәсе мөдире Раушания Мөнир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев