Китапханә – магнит кебек!
«Яраткан китапханәчем» бәйгесенә эшләрне кабул итә башладык. Син дә яраткан китапханәчең турында инша яки шигырь яз һәм «Сабантуй» журналына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә sabantui@bk.ru адресына юлла.
Мин Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә укыйм. Гимназиябез китапханәсе – белем йортының горурлыгы. Ул безне, магнит кебек, гел үзенә тартып тора. 20 меңнән артык китап арасында ниндиләре генә юк! Ә китапханәчебе-е-ез! Аның белән сезне дә таныштырыйм әле!
Раушания апа Байрашева Лаеш районы Яушыйк авылыннан. Кечкенәдән китаплар укырга яраткан. Укытучы булу – аның иң зур хыялы булган. Безнең гимназиядә Раушания апа педагог-китапханәче булып инде ун ел эшли. Балаларда укуга кызыксыну уяту өчен төрле викториналар, сәяхәт-дәресләр үткәрә ул. Үзебез дә рәсемле китаплар ясыйбыз.
Иң күп газета-журнал укучылар да без, дисәм, һич арттыру булмас. «Гимназиябездә белем алучыларның 75 проценты вакытлы матбугатка языла. Балалар журналларны укып кына калмый, анда уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулыйлар, язмаларын бастыралар», – ди Раушания апа.
Китапханәчебез кул эшләренә дә бик оста – гимназиядә безне ыргак белән бәйләргә өйрәтә. Түгәрәккә йөрүче укучылар 10-12 дәрес эчендә төрле бәйләү үрнәкләре, китап кыстыргычлар бәйләргә өйрәнә. Менә шундый тырыш, җитез, яхшы күңелле ул Раушания апабыз!
Зәлия Сафиуллина, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиясе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев