Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әкиятче сыйныф» – Чаллыда!

«Сабантуй» журналы  игълан иткән “Әкиятче сыйныф” бәйгесендә Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары җиңү яулады. Аларны котларга дип Кыш бабай үзе килде!

 

«Сабантуй» журналы  игълан иткән “Әкиятче сыйныф” бәйгесендә Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары җиңү яулады. Аларны котларга дип Кыш бабай үзе килде!

“Сабантуй” журналы Телеграм каналында “Әкиятче сыйныф” дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә барлыгы 10 лап мәктәп, 15 сыйныф катнашты. Барлыгы 80 гә якын әкият килде. Редакция хезмәткәрләре һәр әкиятне укып, яздырды. Бәйгенең шартлары буенча, «Әкиятче сыйныф» исеме иң күп тавыш җыйган сыйныфка бирелде. Берничә көн дәвамында безнең Телеграм каналы чып-чынлап ярыш мәйданына әверелде. Нәтиҗәдә, 2 417 тавыш җыеп, Яр Чаллы шәһәре  41 нче мәктәбенең 5 А сыйныфы җиңү яулады. Афәрин!

Бәйгедә җиңүче сыйныфка Кыш бабай үзе килә дип, вәгъдә иткән идек. Сүзебездә тордык: 27 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы 5 А сыйныфы укучыларын Яңа ел белән котлады. Укучылар да шигырь сөйләп, җырлап, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Истәлеккә фотога төштек. Очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев