Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Котлау шигыре.

Юбилейга котлаулар һаман да килеп тора. Бик зур рәхмәт сезгә!

"Сабантуй" юбилеен
 Бәйрәм итәбез бүген.
Шуңа күрә чалт аяз
Туган ягымның күге.

“Сабантуй” безнең өчен
Ул гади журнал түгел.
Туган телдә булганга,
Укып, сафлана күңел.

Якын дустай һәр өйгә
Бәйрәм рухы өләшә,
Балалар журнал аша
Дуслар таба, берләшә.

100-еллыгы  белән мин
Котлыйм якын  дустымны,
Бернигә алыштырмам
Яраткан  журналымны.


Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучылары исеменнән Рәхимә Арсланова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев