Күрешүгә киртә юк

17 ноябрь көнне “Сабантуй” журналы “Татмедиа” балалар студиясендә Zoom платформасы аша Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 149 лицей укучылары белән онлайн очрашу үткәрде. Балалар бай тарихы булган басманың үткәне белән таныштылар, бүгенге журналга сәяхәт кылып, андагы сәхифәләрне барладылар. “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова укучыларга журналның ничек әзерләнүе, YouTube каналыбызга видеоларның ничек төшерелүе турында тәфсилләп сөйләде.

Журналның ноябрь саны динозаврларга багышланган. Шуңа да балаларга динозаврлар турындагы видео бигрәк тә ошады.

Укучыларның да журнал буенча сораулары бар икән. «Комиксларны кем яза?», «Журналдагы рәсемнәрне ничек ясыйлар?” – дип кызыксынды алар. Әлбәттә, мондый онлайн очрашулар балалар белән күзгә-күз карап аралашуны алыштыра алмый. Шулай да, “Сабантуй” үз укучылары белән гел элемтәдә булырга тырыша. Мондый очрашуны оештыруда ярдәм иткән 149 лицей җитәкчелеге һәм мөгаллимнәренә рәхмәтебезне җиткерәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    52
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    316
    0
    1