Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көрәшче Сәгыйть Гыйниятуллин: "Балаларга акча кызганмаска кирәк!" (фото, видео)

Сабантуйларында мәйдан тоткан һәр батыр үз артыннан дәвамчы калуын тели торгандыр. Теләче районында гомер кичерүче легендар көрәшче, РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин бу яктан бәхетле: үз төб...



Сабантуйларында мәйдан тоткан һәр батыр үз артыннан дәвамчы калуын тели торгандыр. Теләче районында гомер кичерүче легендар көрәшче, РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин бу яктан бәхетле: үз төбәгенең генә түгел, Татарстан, Россия, хәтта дөнья күләмендә танылу алган өч көрәшче малай һәм билбау көрәшендә мәйдан тотып килүче кыз тәрбияләгән кеше бит ул!

Оныклар да көрәшеп үссен: Теләчедә Сәгыйть Гыйниятуллин призына көрәш бәйгесе үтте  


Башкалардан аерып торган тагын бер сыйфаты бар әти кешенең. Ул бервакытта да улларына келәм көндәше әзерләүдән курыкмады. Районда үз призына көрәш турниры оештырды, шунда улларын чыныктырды, беренче җиңелүләрен күрде, җиңәселәренә ышанды һәм шул рәвешле үз улларын гына түгел, Теләчедә башка бик күп батырлар әзерләп булуына да ихластан сөенде. 
Быел турнирны 27нче тапкыр оештырабыз. Үткәрелми калган бер ел да юк. Беренче елларда улларымны җитәкләп йөргән булсам, бүген менә кече улымның олы улы белән килдем, – дип оныгы Салават белән таныштырды безне Сәгыйть абый. – Бүген карап кайтыр, киләсе еллларга үзе дә келәмгә чыгар. Оныклар да көрәшеп үсәргә тиеш. 
...Күптән түгел “Сабантуйдан – олы мәйданга” китап дөнья күрде. Шуны басмада Сәгыйть Гыйниятуллин исеме күп тапкырлар телгә алына. “Саба районы Олы Мишә урта мәктәбендәге татарча көрәш түгәрәгенә спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин җитәкчелек итә. Арендатор булып, көне буена тракторы белән басуда эшләсә дә, кичләрен спорт залында малайлар янында очратасың аны. Аның ике шәкерте – Рөстәм Хәбибуллин белән Айнур Сафин чемпион булдылар”, – дип язылган 1990 еллар белән бәйле истәлектә. 
Кандадыр инде ул минем. Үз артыбызда дәвамчылар булуын теләдем, – ди Сәгыйть абый үзе. – Үз призыма ярыш уздыруның да төп асылы шул – алмаш үстерү. Турнирдагы бүгенге көндәшлек иртәгә уңыш китерәчәк. Көрәшмичә генә ныгып булмый. Менә шундый турнирлар аша малайлар ныгый, дуслаша, сәламәт буын тәрбияләнә. 


Генералга күрсәтерлек бәйге 


Теләчегә кайту сәбәпләре мөһим түгел, ә менә районның “Батыр” спорт комплексында узган быелгы бәйгене Татарстан Республикасының ДОСААФ региональ оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Дамир Динниуловның тамаша кылуын әйтми калдырырга ярамый. 
Сокланам, – дип тел шартлатты ул ачылыш тантанасына чыгып баскан 100гә якын көрәшчене күргәч. – Ватаныбызны сакларлык егетләр үсә бит. Сайлаган юлыгыздан тайпылмагыз гына. 
Теләчедә көрәш бәйгесе уздыралар икән, генераллар тамаша кылса да йөзгә кызыллык килә торган түгел. Ачылыш өлеше – мәдәни тамашага әйләнсә, ә келәмдәге бил алышлар һәрчак җитди каршылык белән уза. 
2003 елгы һәм аннан кече яшьтәге үсмерләр 13 авырлык үлчәвендә бил алышты бу юлы. 10 мәктәптән 97 көрәшче җыелган. Иң күп көрәшче – Теләче мәктәбеннән. Аларны көрәш серләренә Сәгыйть абыйның уллары Фирзәр белән Илдар өйрәтә. Команда беренчелеген дә шулар отты.  
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен дә аерым үлчәү авырлыгы оештырганнар. Анысында Теләченең танылган көрәшчесе Зөлфәт Ибраһимовның улы Адель мәйдан тотты. Шул ук авырлыкта өченче урынга гына калганына үпкәләп, мышык-мышык борын тартып торган Ильясның әтисен дә яхшы беләбез. Илдар Мараковның  улы булыр ул! Кемдер улын, кемдер оныгын көрәштерә мондый бәйгеләрдә. Ә мактау баскычына менгән һәр көрәшче затлы кубокка ия була. 
Балалар өчен акча кызганмаска кирәк, – ди Сәгыйть абый. – Әти-әниләрен сөендерсеннәр әле. Аларның рәхмәтен ишетү ни тора! 
Ярышның чемпионнары – Адель Ибраһимов (Теләче), Азат Мусин (Теләче), Ибраһим Хәйретдинов (Баландыш), Раил Тимербаев (Баландыш), Рамил Антонов (Теләче), Ислам Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Наил Шакиров (Баландыш), Әнәс Галиуллин (Иске Җөри), Марсель Дәүләтшин (Югары Кибәхуҗа), Антон Иванов (Олы Нырсы), Ранил Шәкүров (Олы Нырсы), Фәрит Яруллин (Олы Мишә), Илфир Баев (Үзәк), Багир Зарипов (Теләче). 










Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев