Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көтегез!

“Сабантуй”ның июль саны турында әйтәбез.

Тиздән ул сезгә килеп җитәчәк! Әйе, “Сабантуй”ның июль саны турында әйтәбез. Без аны әзерләп басмага тапшырдык. Хәзер журнал типографиядәге абый-апалар кулында. Алар үз эшен төгәлләгәч, “Сабантуй” башта – хат ташучыларга, аннан – сезнең кулга күчәчәк. Бу санда сөйләп бетергесез яңалыклар булачак!

Монреальдә яшәүче Зифа белән Канада буйлап сәяхәт итәрбез, Казан кызы Әнисә белән сулы “керпе”, ягъни шаккатыргыч тәҗрибә ясарбыз, “Сәйдәш остаханәсе”ндә үз кулларыбыз белән боргалак-вертушка эшләргә өйрәнербез, Фәнсөяр Гыйлембаев әзерләгән яңа биремнәрне чишәрбез, Казан зооботаника бакчасындагы үз хәбәрчебез Галия белән “патша” янына барып кайтырбыз... Әле тагын бик күп уеннар, кызыклы видеолар, Шәвәлинең маҗаралы тарихы да көтә сезне бу санда! Ә сез “Сабантуй”ны көтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев