Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кубик-рубик” түгел, Рубик кубигы!

Әгәр дә сез төрле төстәге шакмакларны җыючы кубикны “кубик-рубик” дип йөрткән булсагыз, ялгышасыз: дөресе Рубик кубигы була аның. Чөнки биредә Рубик – әлеге уенчыкны уйлап табучы галимнең фамилиясе. Ф...

Әгәр дә сез төрле төстәге шакмакларны җыючы кубикны “кубик-рубик” дип йөрткән булсагыз, ялгышасыз: дөресе Рубик кубигы була аның. Чөнки биредә Рубик – әлеге уенчыкны уйлап табучы галимнең фамилиясе.
Фото: pixabay.com
Элек бу башваткыч уенчык “сихри кубик” исемен дә йөрткән. Элек диюем – 1974нче елда. Аның 54 төсе бар. Бүгенге көндә Рубик кубигы иң популяр уенчыкларның берсе булып тора: бөтен дөнья буйлап 350 млн  данә сатылган.
Уйлап чыгарган галим Эрнё Рубик Будапешттагы Дизайн академиясендә укытучы булып эшләгән. Студентларына ул бер математик теорияне тиешенчә аңлата алмый интеккән. Шуңа да шушы кубикны уйлап тапкан. Уйлавын уйлап тапкан, тик аннары аны үзе дә чишә алмыйча бер ай чамасы аптыраган әле... Барысы да аңлашылып уенчык аңлату коралына әверелгәч, “сихри кубик” дип исем биргән.
Башта Рубик кубигы бик әз күләмдә генә, махсус уенчыклар кибете өчен чыгарылган. Компьютерлар остасы, алман эшмәкәре Тибор Лаци кафега каһвә әчәргә кергәч, бер официантның кулында кулында шушы уенчыкны күреп шакката. Эрнё Рубикны эзләп табып сихри кубикны бүтән илләрдә дә сатарга рөхсәт ала. Шулай итеп ул миллионлап җитештерелә башлый.
Бүгенге көндә кубикны тизлеккә җыю буенча ел саен төрле ярышлар да уздырыла. Кубикны тиз җыю –  спидкубинг, ә җыючы кеше – спидкубер дип атала. Кайберәүләр бу өлкәдә шуның хәтле зур уңышларга ирешкәннәр ки, хәтта күзне йомып та җыярга өйрәнгәннәр. Мисал өчен, Феликс Земдегс 4,22 секундта Рубик кубигын җыя ала. Ул бүгенгәчә иң тиз җыючы кеше буларак билгеле. Аңардан Патрик Понс 0,04 секундка гына калыша – ул 4,69 секундта җыйган.

Рубик кубигын җыярга өйрәнәбез! /ВИДЕОДӘРЕС/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев