Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыргызлар үз мәдәнияте белән таныштыра

23-24 июньдә Кыргызстан Республикасының сәнгать эшлеклеләре бездә кунакта. Ике көн дәвамында Кыргызстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казанда шактый бай мәдәни программа оештырылачак. Бу хакта кунакла...

23-24 июньдә Кыргызстан Республикасының сәнгать эшлеклеләре бездә кунакта. Ике көн дәвамында Кыргызстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казанда шактый бай мәдәни программа оештырылачак. Бу хакта кунаклар журналистлар белән матбугат конференциясендә сөйләште.

Россиядә Кыргызстан мәдәнияте көннәре ел саен диярлек уза. Ә менә Татарстанда бик күптәннән узганы юк. Россия һәм Кыргызстан президентлары килешүе буенча бу гадәтне торгызырга булганнар. 90 кешелек делегация Кыргызстанның атказанган артистлары белән концерт программасын, үз фильмнарын һәм рәсем сәнгате күргәзмәсен алып килгән.
- Россиянең кайсы субъектларында буласыгыз килә дигәч, без иң беренче чиратта Татарстанны атадык, - дип белдерде кинорежиссер, продюсер, Кыргызстан киноматографистлар берләшмәсе рәисе Садыйк Шер-Нияз. - Самолет трапыннан ук җылы бик каршы алдылар безне. Кыргыз мәдәнияте турында сүз кузгатканда, татарларны телгә алмый булмый. Әйтик, танылган якташыбыз Чыңгыз Әйтматовның әнисе - мәшһүр татар кызы. Узган гасырда, гомумән, бик күп татарлар безнең ил территориясенә эләккән. Шуңа күрә татар мәдәниятенең безгә йогынтысы зур.

23 июнь көнне «Мир» кинотеатрында халыкара фестивальләр лауреатлары булган кыргыз милли нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Тамашачы игътибарына Садыйк Шер-Ниязның «Курманжан датка» (2014) фильмы тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан, бу тасма ике ел элек Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган иде. Режиссер фестиваль турында болай диде:
- Казан кинофестивален бездә шактый киң яктырталар. «Казан» сүзе дә безгә бик якын. Без һәрвакыт аны күзәтеп барабыз. Хәтта Европада узучы кинофестивальләргә дә ул чаклы игътибар бирелми торгандыр.
Фильмнар күрсәтү программасына шулай ук Ника Жолдошеваның «Сутак» фильмы (2015), Руслан Акунның «Перегон» тасмасы (2014), Б.Таалайбек улының «Олжо» фильмы (2016) һәм Н.Маматкулованың «Сөйкө» (2012) дигән эше кергән.

Программаның ачылу тантанасы иртәгә, 23 июнь көнне 19:00 сәгатьтә С.Сәйдәш ис. Дәүләт зур концертлар залында булачак. Анда Кыргызстанның атказанган артистлары, Асанхан Җомәхмәтов ис. Зур Дәүләт симфоник оркестрының тулы составы катнашуында концерт узачак. Программа турында А.Малдыбаев ис. Кыргыз академия опера һәм балет театры генераль директоры Болот Осмонов сөйләде:
- Кичәдә милли кыргыз композицияләре, рус һәм дөнья классик әсәрләре яңгыраячак. Киләчәктә сезнең артистлар белән хезмәттәшлек итәргә исәп бар. Сезнекеләр – бездә, безнең артистлар сездә чыгыш ясаса, бик шәп булыр иде. Безнең опера һәм балет театры быел 75 еллыгын каршылый. Бу юбилейны зурлап үткәрергә ниятлибез, күрше илләрдән һәм, әлбәттә, Россиядән, шәхсән Татарстаннан да кунаклар көтәбез, - диде Б.Осмонов.

Казан тамашачысы хозурына шулай ук 23 июнь көнне 15:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә кыргыз рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылачак.
Гомумән, делегациядә иң көчле артистлар һәм сәнгать эшлеклеләре җыелган, концерт программасы да, фильмнар да, сурәтләр күргәзмәсе дә игътибарга лаек дип белдерә кунаклар.
- Без бит бер телдә диярлек сөйләшәбез, динебез дә бер. Димәк, безне бар нәрсә берләштерә, - ди Садыйк Шер-Нияз.
Республикада узачак Кыргызстан мәдәнияте көннәре илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыруда саллы өлеш кертә. Үз чиратында Татарстан делегациясен дә Кыргызстанның башкаласы Бишкекта көтеп калалар.
 
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев