«Көзге муллык»
Казанның 18 нче татар гимназиясендә «Көзге муллык» дип исемләнгән композицияләр конкурсы башланган.
«Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз. Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз аяк басты! Безнең гимназиядә ел саен кул эшләре конкурсы үткәрелә. Иҗат эшләрен сездә күрегез әле. Нинди тырыш безнең укучылар» - дип хәбәр ителә гимназия сайтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз