Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеш районы балалары белән очрашу

Бүген Лаеш районында урнашкан “Рахмән” мәчетендә балалар өчен “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар басмасында эшләүче редакция хезмәткәрләре белән күркәм очрашу узды. Очрашу “Сабантуй” журналының 100 еллыгы уңаенан оештырылды.

Лаеш районында яшәүче мөселманнар һәрвакыт актив, дин кардәшләрен берләштерү максатыннан әледән-әле төрле чаралар үткәреп тора. Балалар да читтә калмый. Мәчеттәге лагерьда ел саен балалар дини белем ала. «Салават күпере» һәм  «Сабантуй» журналлары белән дуслашыйк!” дип исемләнгән  очрашуда килгән кунаклар Республикабызда балалар өчен нәшер ителүче журналлар белән якыннан таныштылар, сәхифәләренә күзәтү ясадылар, викторина сорауларына җавап биреп истәлекле бүләкләр дә оттылар. Ә мастер-класста куен дәфтәре ясарга өйрәнделәр. «Сабантуй»  уенын уйнап үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Күркәм очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Килгән әниләр исә, балалар өчен нәшер ителгән китаплар белән Китап ярминкәсендә танышты. “Милләтебезнең киләчәге – балалар өчен татар телендә мондый бәйрәмнәр үткәрү бик тә кирәк. Балачакта булган мондый чаралар алар истәлек булып хәтердә озак саклана. Мондый күрешү вакытында бала бит журналлар белән генә танышып калмый, мастер-класста катнашып осталыгын арттыра, оялмыйча үз сәләтен күрсәтә. Бүгенге чарада да  егетләрнең оста итеп шигырь сөйләүләренә, балаларның сүрә-аятләрне яттан укуларына сокланып карадык. Мондый очрашулар дәвамлы булсын!” – ди “Сабантуй” журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев