Әлмәттә “Союзмультфильм” мәктәбе ачылды

Әлмәт шәһәрендә “Союзмультфильм” студиясенең анимация мәктәбе эшли башлады. Монда укучылар 2D- һәм 3D-анимация ясарга өйрәнәчәк. Моның өчен мәктәптә компьютер класслары, мокап, фото һәм тавыш яздыру студияләре, комикслар зонасы бар. Бинада кечкенә китапханә һәм кинозал да урнашкан. Биредә белем алып чыккан укучыларны киләчәктә эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар. Шундый заманча мәктәп төзүне “Татнефть” компаниясе финанслаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!