ЯҢАЛЫКЛАР
«Мәктәп дипломатия клублары»
«Мәктәп дипломатия клублары»ның яңа сезонында Россиянең 60 төбәгеннән 190 клуб катнашачак.
«Мәктәп дипломатия клублары» проектына барлыгы 900дән артык гариза килгән. Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп дипломатия клублары» - «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкләгән проектларның берсе. Ул Россиядәге һәм башка илләрдәге укучыларны якынайту, аларның милли үзенчәлекләрен танып белү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Проектта 20 дән артык илнең мәктәбе катнашачак. Бу исемлеккә, Россиядән тыш, Алжир, Бразилия, Венесуэла, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран,Кытай, Куба, Кыргызстан, Малайзия, Марокко һәм Төркия керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев