"Манзара" тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтулллина: "Бала табу йортында үз күзләремә үзем ышанмадым..."

“Манзара” тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтулллина бала табу йортында кызы белән очрашкан мизгелләрне искә төшерә.

– Бу фото 10 ел элек төшерелгән. Энҗе кызыбызга 5 яшь туган көннәрдә. Кичә 15 тулды! 10 сентябрь – кадерле кызыбызның туган көне. Кызымны беренче тапкыр кулга алган мизгел әле дә хәтердә, искә төшерәм дә күзгә яшьләр килә, тамакка төер утыра. Китап кибетеннән алган бер открыткам бар иде. Анда чәчәк тоткан, елмаеп карап торган бер кыз бала фотосы. Шуның кебек бер тәти кыз табасым килә дип хыялландым. Кызымны китерделәр, үз күзләремә үзем ышанмадым: нәкъ теге открыткадагы кызга охшаган Энҗебез! Озын керфекләрен, зур күзләрен тутырып елмаеп карап ята. Кочаклап, бәхетемнән елый-елый Аллаһы Тәгалә рәхмәт укыдым. Хәл бердә юк иде, таулар күчерерлек хәл кереп китте. Коридордан бәбиләрне әниләренә китергәндә төрлесе төрле тавыш белән “ашыйсы килә”, дип елыйлар. Шунда һәр әни үзенекенең тавышын таный бит инде. Энҗе тавышын мин генә түгел, палатадагы башка әниләр дә таный башлады. Чөнки ул нәзек, чәрелдәвек тавыш белән “әни, мин киләм”, – дигән сыман хәбәр итә иде. Шөкер, кызыбыз безнең сөенечебез булып, дәү әти, дәү әниләренә кадерле онык, сеңлесенә акыллы апа булып үсеп җитте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.