Марат Бәширов: Яңартылган Конституция халыкчан булачак
Россия халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә җаваплы караган һәм тавыш бирүне аңлы рәвештә башкара. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган онлайн конференциядә политолог Марат Бәширов сөйләде.
«Минемчә, әлеге Конституция тулы хокук белән „халык Конституциясе“ статусын алырга мөмкин», — дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимы ярдәмендә күп кенә россиялеләр тәкъдим ителгән үзгәрешләрне җентекләп өйрәнгән. «Бу — аңлы рәвештә тавыш бирү, чөнки халык илебезнең Төп законы — РФ Конституциясе өчен тавыш бирүен аңлап кабул итә», — диде Бәширов.
- Бүген Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.