Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Марий Эл республикасының Бәрәңге районына сәяхәт

Кунакта булдык

Татарстан районнары буенча сәяхәтләребез тынмый. Мәктәп-гимназияләрдә, балалар бакчасында тәрбияләнүче укучыларыбыз белән даими күрешеп, аралашып торабыз. Ә менә башка республика-төбәктә яшәүче милләттәшләребез ничек яши соң? Аларны нинди проблемалар борчый? Безнең татар матбугаты белән танышмы? Үсеп килүче буын татар телен беләме? Марий Элның Бәрәңге районында яшәүчеләр белән күрешеп, аларның гореф гадәтләре-белән танышып кайттык.

Марий Элда бүгенге көндә 43 400 татар яши. Шулардан 26 898 кеше шәһәрләрдә яшәсә, 16 502 кеше авылларда гомер кичерә. Бәрәңге районында 22 татар авылы булган. Шуларның унбере хәзерге вакытта юкка чыккан. Республикада 30 мәчет эшләп килә. 19 мәктәптә татар теле  атнага бер яисә ике тапкыр укытыла.  Мәдәният өлкәсенә килгәндә Бәрәңге районындагы 11 авылда 6 мәдәният йорты эшли.  Сәфәребез барышында Куян, Портянур, Яңавыл, Мазарбаш  авылларында булып, җирле халыкның оста куллары белән танышып, Портянур һәм Куян мәктәпләрендә кунак булдык.

Бәрәңге районы Портянур мәктәбендә бүгенге көндә 70 бала белем ала, 21 сабый балалар бакчасына йөри.  Мәктәп директоры Айрат Хәсәнов, яңа гына капиталь ремонт ясалган мәктәпкә экскурия оештырды, мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. «Безнең мәктәп – милли мәктәп булып санала. Татар теленә элек-электән игътибар зур. Укучылар татар теле буенча олимпиадаларда катнашалар, мәктәбебездәге китапханәдән татарча китаплар алып укыйлар, бәйрәм чаралары да ана телендә уза. Татар язучылары һәм журналистлары белән очрашулар үткәрәбез», – дип сөйләде Айрат Хәсәнов.

«Мондый журналларны күргәнегез, укыганыгыз бармы?» дип, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын балаларга күрсәткәч, алар читенсенеп кенә «Юк» дип җавап бирделәр. Басмаларны бүләк иткәч, шатланышып укый, биремнәрен чишә үк башладылар.  Мәктәп китапханәсенә дә татарча газета-журналлар килми икән. Ә балалар үзләре татарча бик әйбәт сөйләшә. Алар безнең журналларны яратып укырлар иде. Журналларыбыз мәктәптә укыту процессында кулланырлык материалларга бай. Һәр битендә диярлек татарча видеолар белән куар кордлар урнаштырылган. Укучыларны журналлар укуга кызыксындыру максатыннан төрледән-төрле бәйге, конкурслар да оештырабыз. Ә  балалар иҗаты  журналыбызның һәр саны бизәге.  Шушы очрашудан соң Бәрәңге районы укучыларының да иҗади эшләрен журнал битләрендә күрербез, алардан җылы хатлар алырбыз дип ышанып калам», – дип фикерләрен җиткерде «Сабантуй» журналы хезмәткәре Руфия Мөхетдинова.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев