Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мехенди ясаучы Диана

Мехенди - кына ярдәменде тәнгә бизәк, рәсемнәр төшерү сәнгате. Ул безгә кояшлы Һиндстаннан килгән. Һәр бизәк үзенә күрә мәгънәгә ия булган. Мәсәлән,  «һинд кыяры» дип аталган рәсем Һиндстанда энергия,...

Мехенди - кына ярдәменде тәнгә бизәк, рәсемнәр төшерү сәнгате. Ул безгә кояшлы Һиндстаннан килгән. Һәр бизәк үзенә күрә мәгънәгә ия булган. Мәсәлән,  «һинд кыяры» дип аталган рәсем Һиндстанда энергия, үсешне аңлата. Мондый рәсемнәрне хәзер гүзәл затларыбызның нәфис кулларында еш очратырга туры килә.

Әлеге эшнең бөтен нечкәлекләре турында безгә Кайбыч кызы Диана АЛЕКСАНДРОВА сөйләде.
-Кечкенә чакта һинд киноларын карап үскәнгәме, күптәнге хыялым иде ул минем. 2014 нче елны «Сәләт»тә ял иткәндә бер кыз үземә беренче тапкыр кулыма кына белән рәсем төшерде. Шулкадәр сөенгәнем истә! Аны саклап кына тордым, юынганда да, перчаткалар киеп кенә юына идем.
-Эшне нәрсәдән башлыйсың?
-Башта кара ручка белән бизәк ясыйм, аннан шуны кына белән йөртеп чыгам. Минем өчен иң мөһиме – рәсемнең тигез, төгәл һәм матур булуы.

-Мехенди ясаганда кешенең тән тиресенә игътибар итәсеңме? Күпләрнең аллергия булуы да мөмкин бит…
-Кына сатып алгач, башта аны үз тәнемә сөртеп карыйм. Кызышулар, авырттырулар булмаска тиеш. Әлегә зарланып килгәннәре юк.
-Нинди бизәкләр төшерәсең?
-Клиентлар үзләре нинди рәсем алып килә - шундыйны ясыйм, аларның теләкләрен тыңлап, үзләренә ошасын дип тырышам. Кызганычка каршы, алар күбесенчә рәсемнең матурлыгына карый, ә символларның мәгънәләренә игътибар итми.
333
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев