“Милли мультfest”. Ул нәрсә?

Татарстанда “Милли мультfest” дип аталучы балалар кинофестивале үткәрелә. Аны уздыру турында карарны Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклап калу мәсьәләләре буенча комиссия утырышында кабул иткәннәр. Әлеге фестивальгә 6-17 яшьлек балалар иҗат иткән анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителә. Төп шарт – алар татар телендә булырга тиеш. Эшләрне сценарист, режиссер, оператор, кино төшерүчеләр һәм башка белгечләрдән торган жюри тикшерәчәк. Беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум премия каралган. Тулырак мәгълүмат http://www.tatarkino.ru/ сайтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.