ЯҢАЛЫКЛАР
Миләүшә Сибгатуллина: “Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем”
“ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – 6нчы, Хәким – 2нче сыйныфта укый.– Балаларга нагрузка күп инде хәзер, – ди Мил...
“ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – 6нчы, Хәким – 2нче сыйныфта укый.
– Балаларга нагрузка күп инде хәзер, – ди Миләүшә ханым. – Мәктәптә дә укырга кирәк, түгәрәкләргә дә йөриләр. Кәрим бассейнга йөрде. Көн саен иртәнге 5тә торабыз, 6да бассейнга китә. Берзаман арды бу. “Әни, ташлыйсым килә. Нишләргә?” – ди. “Улым, мин бит хатын-кыз, карар кабул итә алмыйм, киңәш кенә бирә алам. Әтиеңнән сора”, – дидем. Әтисе дә үзенә хәл итәргә кушкан. Берзаман бөтенләй арды. Мәктәпкә дә, музыка түгәрәгенә дә барасы килми, спортка да кызыксынуы бетте. Бер атна өйдә ятты. Каршы килмәдем. Нишләр икән дип көттем. Өч көн йоклады гына. Бишенче көнне туя башлады. Спорт сумкасын ачып чыгып китте бу. Бераздан: “Тренерга башка йөрмим дип әйттем”, – дип кайтып җитте. Тренеры: Ярар, гармоннарың уйнаган чактыр. Йөрми тор”, –дигән. Шулай итеп әлеге сорауны үзе хәл итте. Ике атна өйдә ятам дисә дә, каршы килми идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев