Мин Илһамны тыңлыйм /ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА/

Мин Илһамны тыңлыйм
Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,
Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,
Иксез-чиксез җиһан эчләрендә
Үз-үземне ятим тойсам да,
Әйләнәм дә кайтам Илһамга.
Җырлаучылар түгел, мырлаучылар
Сәгать саен арткан заманда,
Күңелем моңнан бизә күрмәсен, дип,
Мин Илһамны тыңлыйм һаман да…
Татар кебек тыйнак та ул моңнар,
Кирәк икән – корыч калкан да!
Эскадроннар белән яуга киткән,
Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,
Әдрәннәргә җиткән моң анда.
Покосларга ятып җырлаячак,
Җырлаячак сөяп куйсаң да…
Бетмәде моң, бетмәс, бетмәячәк,
Мәңге яшәячәк Илһамда!
«Аның кебек җырлаучылар бар», – дип,
Бәхәсләшә кемдер кайчакта, –
«Йөз елга бер туа…» дисәләр дә,
Илһам кебек булмаячаклар!
«Карурман»га керүчеләр булды,
Тик чыгучы гына булмады.
«Моң иясе бул!» – дип, халык үзе
Мирас иткән аңа моңнарны!
Күп гасырлар үткәч, сүзләремнең
Дөреслеген янә белерсез:
Татар моңы кебек мәңгелек ул,
Халкым кебек мәңге үлемсез!
ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА
//Казан утлары//
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.