Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мин – мәктәп баласы”

Татарстанда шулай дип аталган суперсервис эшли башлады.

Татарстанда шулай дип аталган суперсервис эшли башлады. 30 сентябрьдән башлап аны IOS и Android платформаларында татар һәм рус телләрендә йөкләп алырга була. Әлеге сервис турында барлык мәгълүматны һәм йөкләү өчен сылтаманы проектның рәсми сайтыннан http://ya-shkolnik.tatar.ru табарга мөмкин.

“Мин – мәктәп баласы” суперсервисы укучыларның шәхси электрон ярдәмчесе булыр дип көтелә. Аның ярдәмендә балалар электрон көндәлекләреннән файдалана, уңышларын күрә алачак. Әлеге сервис укучыга кайсы фәннәрне үзләштерүдә бераз артка калуын да искәртеп торачак. Аның ярдәмендә дәрес әзерләүне дөрес планлаштырырга, дәрес темасы буенча укытучының комментарийларын карарга да була.

Кушымтаны 1 сентябрьдән башлап республиканың 7 районында яшәүче 500 укучы тикшереп караган. Алар әйтүенчә, сервиста иң файдалысы – электрон көндәлек һәм дәресләр расписаниесе. Укучыларга кушымтаның уңышларны һәм җитешсезлекләрне күрсәтүе дә бик ошаган. Укытучылар исә яңа суперсервисны укучылар белән иң тиз һәм җиңел аралашу чарасы дип атый.

Киләчәктә сервис мәктәп һәм республика яңалыкларын хәбәр итеп тә торачак. Әти-әниләр исә баланың ничәдә мәктәпкә килүен, ашханәдәге көндәлек менюны белә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев