Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңа ярдәм кирәк: Форма киясе килми

Беләсеңме, мәктәптә иң ачу китергәне нәрсә? Дәресләр дә, укытучылар да, хәтта өй эшләре дә түгел, ә мәктәп формасы! Кем уйлап тапкан икән аны?! Оверсайз кияргә ярамый, алмаш аяк киеменә кроссовка алып килсәң, гомумән, «беттең» – шунда ук әти-әниңә язачаклар. Үзең теләгәнчә киенсәң, нәрсә була соң?!

Люция Ибәтуллина, психолог:

Бу сорауны, гадәттә, үсмерләр бирә. Чөнки нәкъ менә үсмерлек чорында безнең башкалардан аерылып торасы килә башлый. Моны күрсәтүнең иң җайлы юлы – әлбәттә, кием, причёска, төрле аксессуарлар.

Форма кияргә теләмәүнең башка сәбәпләре дә булырга мөмкин анысы. Әйтик, бу кием уңайсыз булса, дәрестә тирләп-пешеп утырсаң, өйдәге футболкаң белән шортларыңны сагынуың аңлашыла. Тагын шунысы да бар: әгәр укуны, мәктәпне яратмыйсың икән, мәктәп формасын да сөйми башлыйсың. Бу, үзенә күрә, ризасызлык белдерү дияргә дә була. Шуңа да бер сорауга ихлас җавап бирергә кирәк: «Миңа мәктәп формасы ошамыймы, әллә инде мин гомумән мәктәпне яратмыйммы?» Эш формада гына икән, олылар белән сөйләшеп, уңайлы кием тектерергә мөмкин.

Сыйныф сәгатендә сыйныфташларың белән мәктәп формасының уңай яклары турында сөйләшеп карагыз. Монда «бурыч» сүзен «мөмкинлек»кә алыштыру мөһим. Форма кию бурыч түгел, ә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге булсын.

Минемчә, мәктәп формасы тәртипкә өйрәтә. Форма кидеңме, син инде билгеле бер мәктәп укучысы булуыңны күрсәтәсең, дәрестә игътибарлырак, тәртиплерәк утырасың.

Игътибар иткәнең бардыр, күп кенә һөнәр ияләре эштә махсус киемнән йөри. Ни өчен дип уйлыйсың? Мәсәлән, нигә хирург операциягә худидан керә алмый? Телевидениедә алып баручы экранга яраткан халатын киеп чыкса, ни була? Ил җитәкчеләре эссе җәйдә дә костюм-чалбардан йөреп арымыйлар микән? Әлбәттә, яраткан киемеңне кисәң, уңайлы да, рәхәт тә. Киеренкелек юкка чыга. Нәкъ менә шуның өчен дә мәктәптә форма кию мөһим шул. Чөнки җайлы кием безне берникадәр ялкау итә. Уйлавыбыз, сөйләшүебез дә «ялкауларча» була башлый.

Ә бит форма мәктәптә генә мәҗбүри. Башка вакытта син рәхәтләнеп үзең теләгәнчә киенә аласың. Хәтта мәктәпкә дә башкалардан аерылып торуыңны күрсәтүче аксессуарлар алырга була. 

Соңгы киңәш: мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшеп, билгеле бер образда килергә ярый торган тематик көннәр оештырырга яки чирекнең соңгы уку көнендә ирекле кием кияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев