Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңа ярдәм кирәк: Лагерьга барасым килми

Күп кенә сыйныфташларым каникулда лагерьга барырга җыена. Әни мине дә җибәрергә тели. Ә минем барасым килми. Лагерьга атлыгып торган дусларымны да аңламыйм. Бер белмәгән урында таныш түгел кешеләр белән җәйнең ике-өч атнасын уздыруның ни кызыгы бар?!

Люция Ибәтуллина, психолог:

Дустым, сизеп торам, сине таныш булмаган кешеләр белән аралашу, белмәгән урын куркыта. Нәрсәне дә булса беренче тапкыр эшләгәндә балалар гына түгел, олылар да дулкынлана, борчыла. Бу – гадәти хәл. Ләкин, эшләп карамый торып, бу эшнең безгә ошаячакмы-юкмы икәнлеген беркем әйтә алмый. Шуңа да, әниеңнең тәкъдимен кире какмаска киңәш итәм.

Лагерь – куркуны җиңү өчен менә дигән урын! Әйдәманнар балаларны дуслаштыру, берләштерүнең бик күп ысулларын белә. Аннан соң, лагерьга нәкъ синең кебек укучылар килә. «Безне нәрсә берләштерә?» – дип уйлап кара. Спорт, музыка, бию, рәсем ясау – уртак темалар бихисап! Үзеңне кызыксындырган юнәлеш турында сөйли башласаң, шуңа өстәп, яраткан музыка уен коралыңда уйнап та җибәрсәң, һичшиксез, яңа дусларны тиз табарсың.

Лагерь мөстәкыльлеккә өйрәнү өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Үзең юасың, җыештырасың. Бу күнекмәләрнең алга таба да кирәге чыгачак. Лагерьдан үзеңне иркенрәк тотарга, башкалар алдында чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәнеп, яңа дуслар табып кайтсаң, начармыни?!

Ә инде лагерь сине берничек тә кызыктырмый икән, җәйге ялны файдалы үткәрүнең башка юлларын эзләп кара. Җәй көне спорт беренче урында булырга тиеш. Футбол, баскетбол кебек хәрәкәтле уеннар, велосипед һәм роликларда йөрү организмыңны ныгытырга булышыр.

Каникулда үзеңне кызыксындырган юнәлештә белемнәреңне арттырырга, күнекмәләрне ныгытырга тырыш. Әйтик, синең күптән программалаштыру серләренә төшенәсең, йә булмаса, тегәргә өйрәнәсең килә, ди. Кыска гына курслар үтеп, алга таба син хәтта бу хоббиең ярдәмендә акча да эшли аласың! Мәсәлән, кайбер балалар сайтлар ясый, кул эшләнмәләрен сата. Бер генә киңәш: үзеңә чыннан да ошаган юнәлешне сайла!

Нейропсихологлар әйтүенчә, җәен балалар буйга гына үсеп калмый, уй-фикерләүләре белән дә «зураеп» китәләр. Нәкъ менә шуның өчен, каникулны файдалы итеп планлаштыру мөһим. Мавыктыргыч яллар телим сиңа, дустым!

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев