“Мине тагын сәхнәгә чыгармадың”... Җырчы Иркәнең 3 яшьлек кызы үпкәләгән.

Артист баласының әти-әниләре белән бергә сәхнәдә үсүе гадәти хәл. Популяр җырчы Иркә дә уртанчы кызы Әминәне үзе белән гастрольләргә алып чыга башлаган. Кызчыкка 3 кенә яшь булса да үзен зурларча тота, әнисен артык көйсезләнеп тә борчымый икән.
– Тик менә концерттан соң елый-елый минем белән әйткәләшә башлый. “Син тагын мине сәхнәгә чыгармадың. Минем бит җырлыйсым килә”, дип үпкә белдерә, – ди Иркә. – Балаларымны җырчы итеп күрергә теләгем булмаса да, Әминәне туктатып булмастыр инде. Сәхнәне бик ярата. Әлмәт белән Чаллыда мин җырлаганда Рамил Әймәтдинов дигән егет белән уйнап тордылар. Бик яратты кызым абыйсын. “Яратам сине” дип, елый-елый саубуллашып китте. Автобуста кайтканда миңа: “Жәллә инде мине. Сагынам мин”, – дип көлдерде. Гадәттә гастрольләр вакытында балаларны әнием белән әтиемә калдырам. “Авылда карарга уңайлы” дигәч, шунда кайтарып куябыз. Дәү әниләренең тәрбиясен сизә башладык инде, Әминә белән 1 яшь тә 7 айлык Сөембикә дә чып-чын итеп мишәрчә сөйләшә, – ди җырчы.
Әни буларак үзенең балаларга биргән тәрбиясе турында сорагач, “Усал булып алгач, балаларга назлы, йомшак әни булу мөһим. Һәр нәрсәнең җае бар, баканың да мае бар, дия иде әбием”, – дип җавап кайтарды ул.
Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.