Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Минем Мәдәни җәй» Бөтенроссия фотоакциясе башлана.

Әйдәгез, катнашыйк!

Укучылар 21 нән 25нче  августка кадәр  «Минем Мәдәни җәй» Бөтенроссия фотоакциясендә катнаша ала, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы сайтында.

Республикабызда даими мәдәни чаралар үткәрелә. Мәктәп укучылары аларда еш катнаша. Шушы чараларда актив катнашучы укучылар «Минем Мәдәни җәй» акщ катнашып, бүләкләр дә ота алачак. Акциядә катнашу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә үзең булган мәдәни чараның фотосын (театр, музей, күргәзмә, балалар сәламәтләндерү яки мәктәп яны лагерьларындагы концерт һ.б.) урнаштырырга кирәк. Постта #фотолетокдш хештегын куеп,   шушы чара турында язарга кирәк. Фамилияңне, исемеңне һәм үз төбәгеңне дә  (өлкә, край, округ һ.б.) язарга онытма. Фотоны акциядә катнашучы мәктәп укучысы үзе төшергән булырга тиеш. Шулай ук, катнашучының «ВКонтакте»дагы сәхифәсе ачык булуы шарт.

Эксперт комиссиясе 30 иң яхшы эшне сайлап алачак, алар гомуми видеоролик-галереягә керәчәк һәм Культурадляшкольников. РФ порталында урын алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 19 сентябрендә  игълан  ителә. Һәр катнашучыга сертификатлар биреләчәк. Ә җиңүчеләргә «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проектыннан  сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев