Митинг-концертка рәхим итегез!

4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. 
Халыклар бердәмлеге көне Россия өчен шактый яңа бәйрәм булуга карамастан, җәмгыятьтә ул күптән инде үз урынын тапты. Аны Россиянең һәр почмагында билгеләп үтәләр. Татарстан өчен исә аның әһәмияте икеләтә зур. Ник дигәндә, биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслык һәм татулыкта гомер кичерә. Әлеге бәйрәм аларны тагын да берләштерергә, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Бу уңайдан  Казанда Игенчеләр сарае каршында зур митинг-концерт көтелә. Анда Татарстаннан төрле иҗат коллективлары катнашырга тиеш. Бәйрәм 12:30 башланыр дип көтелә.
 
288

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    124
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    364
    0
    1